Татарстанда кыяр бәясе ни өчен 500 сумга кадәр артканлыгы билгеле булды
Татарстанлыларны хәзер инде кыяр бәяләрендәге үзгәрешләр гаҗәпләндерә.
Әгәр һава торышының үзгәрешләренә күнеккән булсалар да, яшелчә бәяләренең кискен артуы бик күп сораулар тудырды. Кайбер кибетләрдә 1 кг кыяр бәясе 600 сумга җитә, ә челтәр кибетләрендә – якынча 500 сумга. Бу кискен артуның сәбәбе нәрсәдә, Глеб Беркун ачыклады.
Кыяр – соңгы вакытта социаль челтәрләрнең тикшерелгән, сөйләнелгән иң актуаль яшелчә булып китте. Ил халкы, элеккедән үк арзан булган яшелчәнең экзотик җимешләрдән дә кыйммәтле булуына аптырый.
Росстат мәгълүматлары буенча, бер ай эчендә Татарстанда аның бәясе 60 процентка арткан.
Без саннарны карап, Казандагы төрле кибетләрдә бәяләрне чагыштырырга булдык. Йорт янындагы продукция челтәрендә: сатуда булган кыска сортлы кыярларның 450 грамм пакеты 269 сум тора. Мондый "деликатесның" килограммы 600 сумга төшә. Янында сарык йонына охшаш, өлгергән манго тора, аның килограммы 209 сум.
Киләсе кибеттә бәя шактый арзанрак – якынча өч йөз сум тирәсе.
Зур ассортименттагы яшелчәнәр тәкъдим ителгән гипермаркетта бәяне өйрәнәбез: 390, 400, хәтта 450 сумга кадәр килограммы.
Чагыштыру өчен, тавык түше (1 килограмм) – 449 сум. Хәтта аннан да арзанрак бәяләр бар – 359 сум килограммы.
Барлык кибетләрдәге бәяләрне карап йөреп, без кыярның уртача бәясе – 1 кг өчен 455 сум дип таптык. Җитештерүчеләрдәге бәя үсешенең сәбәпләре турында безгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан аңлаттылар.
«Без бу төр продукциягә сезонлы бәяләрнең артуын күзәтәбез. Бәя артуга йогынты ясаучы төп фактор – җитештерүчеләрнең энергия чыганакларына чыгымнарының артуы белән бәйле. Кышкы чорда теплицаларда уңайлы үсү шартларын саклау өчен электр энергиясе һәм газның күп күләмдә кулланылуы кирәк, бу исә продукциянең үзбәясен арттыра», – дип аңлаттылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Республиканың иң зур теплица комбинатында безгә: хәзер кыярның сату бәясе узган елдагыдан 12 процентка кимрәк, дип җавап бирделәр. Бу димәк, бәяләрне кибетләрнең үзләре куямы? Моны Русия Федераль антимонополия хезмәте ачыкларга тиеш.
"Элек Федераль антимонополия хезмәте Русия зур җитештерүчеләргә сораулар җибәргән иде. Хәзерге вакытта хезмәт алынган мәгълүматларны анализлый", – дип ассызыкладылар Россия Федераль антимонополия хезмәтенең матбугат хезмәтендә.
ФАС тикшерү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк. Ә әлегә, татарстанлылар яшелчә кибетләрендәге шундый чынбарлыкларга түзәргә яки өйләрендә, тәрәзә төпләрендә кыяр үстерергә мәҗбүр. Экономияләү өчен инструкция инде социаль челтәрләрдә меңәрчә мәртәбәләр карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев