Тукай исемендәге җәмгыятьтә “яшел” уракны кызу тоталар
Тукай исемендәге җәмгыятьнең терлек азыгы туплаучы командасы белән 45 гектарлы Ташлык басуында очраштым.
МагДон комбайнында Марсель Йосыпов чапкан үләнне Руслан Зарипов, Илшат Әхмәтҗанов, Венер Заһретдинов төргәкләргә салган. Хуҗалыкның өлкән яшьтәге механизаторы Наил Садыйков төяп озатып тора. КамАЗ автомашинасына прицеп тагып кырга килгән Илдар Садыйков бер-бер рейста гына да 12шәр төргәк печән алып кайта. Хезмәттәшенең азык дворына карап юл алуын көтеп торган яшь шофер Ленар Усмановның да кәефе яхшы иде. Шул арада кыр башында Венер Заһретдинов, Марат Төхвәтшин, Илгиз Рәхмәтуллин "иярләгән" башка КамАЗлар да күренде... Печән ташуга җәмгысы биш берәмлек техника җәләп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев