Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Уңыш” җәмгыяте игенчеләре: бер кырда – сугалар, икенчесендә –чәчәләр

Быел "Уңыш" җәмгыятендә бөртеклеләрне тулысы белән аеры урып-җыюны максат итеп куйганнар - тамырда утырган үсемлек белән чагыштырганда, теземнәрдә икмәк тизрәк өлгерә.

КСУ-1 чапкычында Нәсим Сабитов урып чыккан 53 гектардагы көзге бодайны комбайннарда Рәмис Галиев, Илмир Мәрданшин, Рөстәм Җәләев сугарга кергән. Сүз уңаеннан, Рөстәм - "Электросоединитель" җәмгыяте хезмәтчәне. Уттай эш өстендә кадрлар белән тәэмин итүдә ярдәм кулы сузган әлеге хезмәт коллективы җитәкчелегенә "Уңыш" җәмгыяте директоры Аяз Шафигуллин бик тә рәхмәтле булуын яшереп калмады. Гомумән, бодай кырында тибрәлеп йөрүче комбайннар эшен күзәтеп торган җитәкченең кәефе яхшы иде - контроль суктырып карау уҗым бодаеның һәр гектарыннан 46 центнер бөртек чыгуын күрсәткән.

- Без аны көзен чиста парга чәчтек. Чәчү материалы элита. Әлеге мәйданда аеры урып-җыюны аеруча да максат итеп куйдык, чөнки без аны орлыкка алабыз, - диде ул.

Җәмгыятьтә комбайннарны автомашиналар белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр юк. Шоферлар Ленар Шәрипов, Фәрит Абдуллин, Марсель Фәррахов, Фоат Дәүләтгәрәев яңа уңыш бөртеген кырдан ташырга да, икмәкне элеваторга чыгарырга да өлегерәләр. Николай Асанбаев җитәкчелегендәге команда ындыр табагында тырыш хезмә куя, дип билгеләп узды җитәкче. Сүз уңаеннан, биредә эш ике сменада оештырылган. Ремонт звеносы осталары да кырларда эшләүче хезмәттәшлерә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

Көзге чәчүгә дә "Уңыш" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып кереште. Быел уҗым культуралары җәмгысы 460 гектар биләр дип фаразлана. Әлеге җаваплы эшне хезмәт коллективы тәҗрибәле җирбагар Фәнил Мәҗитовка ышанып тапшырган. Туфракны да үзе эшкәртә, чәчүгә үзе чыга.

- Орлык сыйфатлы, туфракта дым бар. Эшләргә дә эшләргә инде, - дип бер-ике генә кәлимә сүз алышкан механизатор үз ярдәмчеләре белән эшен дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев