Урал бистәсендә урнашкан “Нәбиуллин” хуҗалыгында тракторлар техник тикшерү узды
Районда язгы кыр эшләренә керешәчәк тракторлар һәм аларга тагылмаларның техник торышын тикшерү башланды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бүген беренче имтиханны "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы тотты.
Ютазы районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Назыйм Рәкыйпов күрсәтмә техник карауга барлык диярлек агроколлективлардан җыелган инженер-техник хезмәт вәкилләре игътибарын техник тикшерү өлкәсе яңалыклары белән таныштырды һәм гамәли өлешкә күчте. Белгечләр "Нәбиуллин" хуҗалыгы механизаторы Фаил Вәлиев язгы кыр эшләренә әзерләгән МТЗ -1221 тракторының техник торышын бергәләп тикшерде. 2006 елдан башлап файдаланыла торган тракторда һәм аның арбасында бер генә гаеп тә табылмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев