“Уңыш” җәмгыяте механизаторлары көнбагыш чәчә
Уңышлылар соңгы елларда техник культуралар арасыннан көнбагыш үстерү белән ныклап шөгыльләнә башлады. Ул аны май сыгу өчен орлыкка дип үстерә.
Быел көнбагыш 243 гектар мәйданда урнашачак. Без кыр башына килеп туктаганда, җәмгыять механизаторлары беренче кишәрлекләрне чәчә генә башлаган иде әле. Шул арада кашевар да килеп җитте. Кунакчыл игенчеләр безне дә кыр кухнясына якынрак килергә чакырды. Чыннан да тәлинкәләргә мул итеп салынган итле карабодай боткасы искиткеч тәмле иде. Мондый туклыклы ризыктан соң эшкә ике куллап тотынмый чараң калмый. Куәтле тракторны иярләгән Илмир Мәрданшин культивацияләп узган җылы туфрак куенына Илдар Галиев көнбагыш орлыгын салып калырга ашыкты. Чәчү агрегатын орлык белән Фоат Дәүләтгәрәев тәэмин итә.
Узган шимбә иртәсендә "Уңыш" җәмгыяте тагын бер тракторга ныгыды - базага өр-яңа "Кировец" кайтып җитте. Шулай итеп, механизаторлар чәчү кампаниясен тагын да куәтлерәк көч белән дәвам итү мөмкинлегенә ия булды. Әле дә булса буяу исе таралып бетмәгән корыч "ат"ка туфрак исе дә кушлыды - хезмәт коллективы аны тәҗрибәле механизатор Фәнил Мәҗитовка ышанып тапшырды. Бүген ул туфрак культивацияләүдә мәшгуль, дип хәбәр итте җәмгыять директоры Айнур Әхмәдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев