Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Уңышлылар матур уңыш җыя

“Уңыш” җәмгыятендә барып кергәндә, 160 гектарда урнашкан уҗым арышы соңгы кишәрлекләрендә суктырыла иде.

 (Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Уңышлылар урып-җыюны аеры ысул белән алып бара. Киң алымлы чапкыч белән җиһазландырылган комбайнда эшләүче Нәсим Сабитов артыннан тезелеп калган теземнәрне атлап чыкмалы түгел.

 “Акрос” комбайнында Илдар Галиев, ДОН-1500 комбайнының берсендә Илмир Мәрданшин хезмәт куя, икенче шундый ук маркалы кыр корабын Рөстәм Җәлиловка ышанып тапшырганнар. Шуны әйтергә кирәк, Рустәм үзе “Электросоединитель” заводында токарь булып эшли. Менә инде икенче сезон хуҗалыкка урып-җыю чорында ярдәмгә килә.

Игенчеләр уҗым арышының һәр гектарыннан уртача 26 центнер икмәк суктырып алса, көзге бодайның һәр гектарыннан алар 28 центнердан артык икмәк җыйнап алуга ирешкән.

Чираттагы эш фронты – борчак. Кузаклыны механизаторлар бөртеккә суктырып ала. Салам җыю звеносы да эшкә керешкән – төргәкләргә салынган тупас азык фермага якын территориягә кайтарып урнаштырыла. Кыр эшләрен комплекслы алып баручы уңышлылар туфрак эшкәртүне дә озакка сузмый – комбайннардан бушап калган кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелә. Сүз уңаеннан, хуҗалыкта урып-җыю эшләре белән беррәттән, картая төшкән күпьеллыкларны сөрү буенча да эш алып барыла. Гомумән, хезмәт коллективында үләннәрне яңарту катгый куелган агрочараларның берсе. Быел Фәнил Мәҗитов 70 гектарда  сөргән печәнлек урынына икенче мәйданда шуның кадәр үк күләмдә үлән чәчелгән. Ә сөрелгән күпьеллык урынына киләсе елда сабан бодае чәчүне күздә тотабыз, диде Айнур Әхмәдиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев