Ютазы элеваторында – Алтын олулар
Совет чорында икмәк тулы арбаларны “Кызыл олау” дип атасалар, башкала журналистларының җиңел кулы белән хәзер аны “Алтын олау” дип атый башладылар.
Шундый олауларның берсен узган шимбә иртәсендә Ютазы элеваторы кабул итте.
Совет чорында урак өсте башлану белән Ватан амбарларына тантаналы төстә беренче икмәк муллыгын китерү традициясен азнакайлылар әле дә булса онытмаганнар. Россия һәм Татарстан флаглары белән бизәлгән Азнакай районы автоколоннасы беренче тонна икмәкләрне элеваторга китерде. Хөрмәтле кунакларны каршы алган җәмгыять директоры Гөлүсә Дәүләтшина үз чыгышында изге йоланы саклау – ул игенче хезмәтен зурлау, хөрмәтләү диде.
Урак кампаниясе башланган көннән алып элеватор инде 5 950 тонна бөртек кабул итеп тә өлгергән. Азнакай районыннан тыш, Ютазы элеваторына Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман һәм, әлбәттә, Ютазы районыннан да икмәк китерәләр. Туган ягыбыз амбарларына беренчеләрдән булып Тукай исемендәге, “Гайнетдинов”, “Таң”, “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин” хуҗалыклары – барлыгы 757 тонна бөртек кабул ителгән.
Кунакларны Ютазы авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары, үзләренең иң матур чыгышлары белән бу көнгә бәйрәм төсмере кертеп, каршы алдылар.
(Рәмзия ГАЛИМУЛЛИНА, Лина ГӘРӘЕВА фотосы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев