Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы игенчеләренең үкчәсенә басып яз килә

Агымдагы атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов һәм аның урынбасары Азат Мәхмүтов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренә хәзерлек дәрәҗәсе белән танышты.

Тукай исемендәге ҖЧҖ. Бүгенге көндә хуҗалыкта күрсәтмә техник карауга тулы әзерлек бара. Әлеге факт кына да биредә кырчылык тармагында техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты тәмамлануы турында сөйли. Җәмгыятьнең техника паркы быел өр-яңа трактор белән тулыланды. Якын көннәрдә капиталь ремонт узганнан соң К-700 тракторы да кайтып җитәчәк. Орлык складларында да эш башланган – чәчү материалы эшкәртелә. Кукуруз һәм люцерна орлыгы сатып алынган. Җәмгыятьтә минераль ашлама туплау да аерым игътибар үзәгендә тора. Соңгы оператив мәгълүматларга караганда, һәр гектарга тәэсир итү көчендә 54 килограмм исәбеннән өстәмә сый запасы булдырылган. Шул сәбәпле тукайлылар минераль ашлама сатып алуда дәүләт субсидиясенә дәгъва итеп, кирәкле документлар пакетын да тапшырып өлгергәннәр. Моннан тыш, җәмгыятьтә сигез белгеч техника куркынычсызлыгы буенча укулар да узган.  

 

“Таң” ҖЧҖ. Һава торышы җылы торудан тулы күләмдә файдаланып, орлыкларны кышкы йокыдан уяту өчен “Таң” җәмгыятендә орлык складларының ишекләрен ачканнар. Тик менә тагылма агрегатлар ремонтын башлауны гына алар артык озакка сузалар. Термометрдагы тере көмеш баганасының көннән-көн югарырак менүен исәпкә алсак, мондый ваемсызлыкның нәтиҗәсе бик үк күңелле булмаска мөмкин.

 

“Латыйпов” КФК. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Латыйпов” фермер хуҗалыгы 128 гектар сөрүлеккә ия. Бүгенге көндә аның бер чәчү машинасын тәртипкә китереп бетерәсе бар. Минераль ашлама туплауга килгәндә, фермер, узган елгы калдыкларга гына таянып, быел бу юнәлештә әле чаралар күрергә хәтта керешмәгән дә, дип хәбәр итте Андрей Владимирович.

 

“Гафиятов” КФХ. Яңа Каразирек авылында эшләүче фермер Фирдәүс Гафиятов бүгенге көндә минераль ашлама сатып алу буенча чаралар күрә. Орлык складларында эш башланган. Техника паркы хәзерлеге турында сөйләсәк, чәчү машинасы ремонттан чыккан, әмма әле аны идеаль дәрәҗәдә дип булмый, дип ассызыклады Андрей Владимирович. Димәк, көйләп җиткерәсе моментлар бар әле. Ә менә язгы кыр эшләрендә төп тарту көче булган трактолар ремонтына килгәндә, хуҗалыкта ике трактор хәзерлек сызыгында. Тагын бер корыч атны төзекләндереп куюны максат итә фермер – дөнья хәлен белеп булмый, уттай эш өстендә запаста төзек техника булуы комачау итмәячәк.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев