Ютазы районы уҗымнары өметле
Кичә районга республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек тармагы буенча урынбасары Илдус Габдрахманов эшлекле сәфәр белән килде.
Республика күләмендә уҗымнар исән калган урыннар артык күп булмау сәбәпле, ведомство белгечен, асылда, районда уҗым культуралары торышы кызыксындырды. Бөгелмә районыннан вертолетта очып кергән Илдус Габдрахманов Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин озатуында көзге игеннәр урнашкан басуларны карап узды. “Уңыш” җәмгыятенең уҗым бодае кырына төшкән министр урынбасары республика күләмендә булган көзге игеннәр арасында иң яхшылары дип безнең басуларны атады. Әлбәттә, беренче чиратта, бу урыннарда чиста парлар белән эшләү, чәчү срокларын саклау һәм үсемлекләрне тукландыру нәтиҗәсе, дип ассызыклады ул.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев