Ютазы районында сабан культуралары бер мең гектарга якын мәйданда чәчелде
Кичә узган көн явым-төшемле булуга карамастан, механизаторлар 200 гектардан артык җирдә сабан культуралары чәчә алды.
Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы коллективлары алдына иртә культураларны чәчүне 10 майдан да соңга калмыйча тәмамлау бурычын куйды. Бүгенге көндә район кырларында арпа, солы, көнбагыш, борчак, катнаш азык чәчү бара.
- Яз бик матур килә. Әмма һәр культураны чәчү технологиясен төгәл үтәргә кирәк. Шул очракта гына зур чыгымлы агротехник чаралар нәтиҗәле булачак, - дип басым ясады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов.
Чәчү кампаниясе барышында игътибар үзәгендә торырга тиеш булган тагын бер сорау – ул орлыкларны инкрустацияләү. Кайбер хуҗалыклар әлеге эшкә җитди якын килсәләр, ләкин арада инкяр итүчеләр дә бар. Шулай ук минераль ашлама белән эшләү мәсьәләсе дә бүген кабыргасы белән куелган сорауларның берсе.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев