Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында техника паркы тулыланды

2020 елда районга 44 873 мең сумлык техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары кайтып җитте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән оператив мәгълүматларга караганда, планда каралган мәйданнарның 91 процентында тәмамланган. Мондый яхшы алгарыш өчен уңай шартларны май бәйрәмнәренең кояшлы булуы нигез булды.

Бу көннәрдә район механизаторлары югары җитештерүчәнлек күрсәткән – тәүлегенә алар 1800 гектарга кадәр мәйданда чәчү эшләре башкарган.

Бүгенге көндә районда хуҗалык итүнең кече формаларыннан  “Гәрәев”, “Әхмәтшина”, “Кадыйров”, “Халиков”, “Насыйбуллин”, “Фәйзрахманов”, “Ковалев” фермер хуҗалыклары иртә бөртеклеләрне чәчүне тулаем тәмамлады. “Рәфыйков” һәм “Гайнетдинов” фермер хуҗалыкларында карабодай, “Котловская” һәм “Әхмәтшин” фермер хуҗалыкларында кукуруз чәчәсе генә калган. Эре агропредприятиеләргә килгәндә, “Уңыш”, “Таң”, “Нәбиуллин”, “Вафауллин”, “АгроМир”, Тукай исемендәге агроформированиеләрдә язгы кыр эшләре аеруча зур оешканлык белән бара.

Район җитәкчелеген бүгенге көндә “Кәрәкәшле” җәмгыятендә эш куелышы нык борчый. Еш сафтан чыккан техника эшне бөтен куәтенә алып барырга ирек бирми. Шуңа күрә бүген без әлеге хезмәт коллективына кыр эшләрен тәмамлый төшкән хуҗалыклардан тракторлар җәлеп итү өстендә эшлибез, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов. Шулай ук Иске Каразирек зонасында эшләүче “Халатян” фермер хуҗалыгы карамагында да авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең шактый булуын күз уңында тотсак, язгы кыр эшләренә темп өстәү таләп ителә.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев