Ютазы авылы балалары – эшләп ял итә
Җәйге каникул булуга карамастан, Ютазы авылы балалары мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда шөгыльләнүләрен дәвам итә.
Бүгенге көндә лагерьда яңа уку елында тугызынчы сыйныф партасы артына утырачак укучылар ял да итә, хезмәткә дә өйрәнә. Балаларының кайнар ашын ел буена яшелчә белән тулыландыру максатында, Ютазы мәктәбе бакчасында кишер, чөгендер, суган башка төрле яшелчә мулдан үсә. Димәк, лагерьга йөрүче балаларга да эш җитә. Бакчада эшләүдән тыш, алар башка төрле хуҗалык эшләрендә катнашалар, әйтик мин бүген аларны ишек алдындагы куакларны форма биреп кисү белән шөгыльләнгәндә очраттым. Сүз уңыаеннан, быел Ютазы мәктәбе ишек алдына асфальт юл салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев