Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Ютазы кырларында – Илдус Габдрахманов

Бүген районга эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек тармагы буенча урынбасары Илдус Габдрахманов килде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов озатуында ул "Уңыш" җәмгыятенең уҗым арышлары, көзге культураларның дистәдән артык сортыннан үстерелгән тәҗрибә участоклары торышы белән танышты. Фермер Альберт Вафауллинның Акъюл авылы буенда урнашкан арпа басуында шытымнар тишелешеннән канәгать калган Габдрахманов, Тукай исемендәге җәмгыятьтә чәчү кампаниясе барышы белән кызыксынды. Министр урынбасарының эш көне "АгроМир" җәмгыятендә дәвам итте. Ул, язгы кыр эшләре торышы белән танышып, бәйрәкәлеләр чәчкән бөртеклеләр һәм терлек азыгы культуралары кырларында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев