Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы 2016 елның Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу чарасына әзер

Бу турыда сан алуны уздыру буенча йомгаклау утырышында әйтелде. Урыссу бистәсендә дәүләт статистикасы хезмәтенең әйдәүче белгече, комиссия секретаре Татьяна Мөхәммәдиева мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төп хәзерлек чаралары тәмаланган.

Әйтик, исәп алу исемлеге төзелгән, анда 5294 объект кергән. Ике инструкторлык участогы формалаштырылган, ике инструктор һәм унбер исәп алучы сайлап куелган. Исәп алуның бөтен персоналы тикшерү һәм өйрәнү узган. Матди-техник тәэмин итүгә килгәндә, участокларга язу кенәгәләре, кәгазь, канцтоварлар, сан алучыларның экипировкасы, компьютер техникасы китерелгән. Бүлмәләр һәм транспорт шулай ук әзер. Авыл хуҗалыгында исәп алу барышының бөтен чоры дәвамында инструкторлар контроль чаралар уздырачак.
- Безнең мәнфәгать - исәп алу уздыруның дөреслегендә һәм объективлыгында, аның төп бурычы булып авыл хуҗалыгында вазгыять турында максималь дәрәҗәдә тулы һәм ышанычлы мәгълүмат җыю тора, - дип билгеләп узды Татьяна Мөхәммәдиева.
Шуны исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия авыл хуҗалыгында исәп алу чарасы бөтен Россиядә 1 июльдән 15 августка кадәр узачак. Аның төп максаты - авыл хуҗалыгы продукциясе җитешкерүнең төп күрсәткечләре һәм авыл хуҗалыгында тармак структурасы, аның ресурс потенциалы, шулай ук аны файдалану турында рәсми статистик мәгълүмат формалаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев