Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы аграрчылары кукуруз үстерү технологиясе турында киңәшмә уздырды

Бүген "АгроМир" җәмгыяте базасына җыелган район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре беренче эш итеп терлек азыгына дип үстерелгән кукуруз технологиясе турында фикер алышты. Әйтергә кирәк, бәйрәкәлеләр тәрбияләп үстергән кырлар патшасының биеклеге ике метрдан артык, бер сабакта өчәр-дүртәр чәкәнбаш җитешкән. "АгроМир" җәмгыяте кукурузны орлык өчен дә махсус үстерә.

Ел саен машина-трактор паркын ныгытучы хуҗалык агымдагы көзге агрочараларга да чит илдә җитештерелгән өр-яңа куәтле тракторны унбер метрлы киңлектәге агрегат белән җиһазландырып, 200 гектардан зуррак мәйданны эшкәртеп йөргән корыч атның техник сыйфатлар, әлбәттә, күпләрдә кызыксыну уятты.

- Сүз дә юк, бөтен кеше дә мондый техника сатып алырга сәләтле түгел. Шул ук вакытта булган техниканы рациональ эшләтергә һәм хезмәтне зур оешканлык белән оештырырга сәләтле, - дип басым ясады район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев