Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы фермерлары республика грантларын ота

Фермер Гөлназ Четвертакова хуҗалык итүнең кече формаларын тагын да үстерү буенча республикада эшләүче программага кушыла һәм 2 миллион 800 мең сум грант ота.

Хәзерге вакытта ит җитештерү белән ныклап шөгыльләнүче Четвертаковларның Тарлау авылында урнашкан абзарларында 151 баш үгез тәрбияләнә. Ферма утарларында бертуктамый күшәп торучы малларга күз тимәсен - тәүлегенә алар уртача 1000-1200 грамм авырлык җыя.

- Сугымга бары тик 600-620 килограмм авырлыктагы үгезләрне генә озатабыз. Сәүдә базары белән дә тәртип - итне ваклап сатабыз, үзебезнең еллар белән сыналган кулланучыларыбыз бар. Иткә хаҗәт шулкадәр зур, чималны җиткерә алмаган вакытларыбыз да бар хәтта, - дип сөйли Гөлназ.

Агымдагы елда откан грант хисабына алар якын киләчәктә мөгезле эре терлек санын 90 башка арттыруны максат итәләр. Булачак маллар өчен бина да сатып алып өлгергәннәр - бизнесны Димтамак авылында киңәйтәчәкләр. Әлбәттә, фермер гаиләсен борчый торган проблемалар да юк түгел. Аларга сөрүлекләр җитми, көтүлекләр аз. Шуңа күрә терлек азыгын читтән сатып алырга мәҗбүр. Фермер гаиләсе быел тупас азык өчен лапас тергезгән - хәзер салам белән печән тагын да сыйфатлырак килеш терлек авызына эләгә. Четвертаковларның үз тегермәннәре бар - көн саен ярты тонна фураж тарталар. Гомумән, үгезләр улагыннан концентрат азык бер генә мизгелгә дә өзелми, диде малбагарлар. Сүз уңаеннан, фермерлар дүрт кешене эш белән тәэмин итә.

Ютазы авылында үз йорты ихатасында мал-туар асраган Баротдҗан Маризоев сарыкчылык тармагын үстерү юнәлешендә бизнес-план төзи. Кирәк бит, аңа җәй уртасында уңай җавап килә - Маризоев 1 миллион 400 мең сум грант ота. Күңелле хәбәр алган фермер ферма торагы эзләүгә керешә. Ул кайчандыр "Игенче" җәмгыяте карамагында булган, хәзер инде бушап калган Байлар авылындагы ферма бинасын сатып ала. Үз көче белән сарыклар өчен читлекләр кора. 14 баш сыер өчен аран бүлеп куя. Саву станоклары урнаштыра. Көн саен 100 килограмм сөт сата. Бинаның бер өлешендә азык склады ясый - быел ул кышлауга район фермерларыннан сатып алган азык белән керешкән, әмма киләчәктә үз кишәрлеген булдыруны максат итә һәм чаралар да күрә башлаган Үз көче белән трактор сатып алган фермер киләсе елда ферма торакларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына да кушылу өчен гариза биргән. Хәзер ул кирәкле документлар туплау белән мәшгуль, дип белдерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев