Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы хезмәт алдынгылары - Сабантуйның кадерле кунаклары

Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм хезмәт сөючән халкыбызга мәдхия җырлачы тантана. Татар халкының яраткан, быел аеруча да сагынып көтеп алган Сабантуй бәйрәме борынгы булса да, ул елдан-ел яңа уен-тамашалар белән тулыланып, матурланса да, ул халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмый, аларны...

Яңалыкка омтылучанлык максатка илтә

Ансель Вафауллин - районда яшь һәм өметле фермерларның берсе. Моннан беничә ел элек кенә әле ташландык хәлгә җиткән Ютазы авылы фермасын әтисе Альберт Валауллин ярдәме белән тергезергә алынган Ансель ул вакытта тернәкләнеп китәренә ышанды микән? Соңгы берничә ел рәттән республика программаларына кыю рәвештә кушылган яшь фермер биш мал торагынына капремонт уздырган. Бүген аларда 400 башка якын мөгезле эре терлек тәрбияләнә. 150 баш савым сыеры асраучы Ансель Вафауллин аларның һәрберсеннән тәүлегенә 18-19 литр сөт сава, көн саен базарга өч тонна продукцияне югары сыйфат белән озата.

Язмышыңны авыл белән бәйләр фанат булырга, аның һавасын, мохитен яратырга кирәк. Яңалыкка омтылучан, максатчан Ансель Вафауллин үз бизнесын кулай ысуллар кулланып кору ягында.

- Яңа туган бозауларны беренче өч айда без бары тик куе сөт, салам, кукуруз һәм старт азыгы белән генә тукландырабыз. Әлбәттә, маллар судан өзелми. Без аларны фураждан, тоздан мәхрүм итәбез. Мондый ысул белән без бозауларның скелетын үстерәбез, сөякләрен ныгытабыз. Ике айдан соң сенажга ияләштерә башлаган яшь терлекне, биш айга җиткәч ныклап ашатуга керешәбез. Бүген без абзарларыбызны үзебездә туган бозаулар белән тулыландырып киләбез, - дип үз эшчәнлеге белән кыскача гына таныштырып узган Ансель Вафауллин район Сабан туе мәйданында күренекле урыннарның берсендә торуга бик лаек.

Тырыш хезмәтнең җимеше татлы

Тукай исемендәге җәмгыять терлекчесе Гөлсинә Сафина унөч ел дәвамында яшь бозаулар тәрбияли.

Яшь малны тәрбияләү - ул бик нечкә эш. Һәм аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Гөлсинә Сафина узган хезмәт юллары да, мөгаен, шома гына бармагандыр. Бозауларның авыруга дучар булган, кәефсезләнеп торган чакларында да аларны сабый баладай тәрбияләү, хезмәт коллективы ышанып тапшырган вазифага намус белән якын килү бәрабәренә ул бүген күркәм нәтиҗәләргә ирешкән дә. Гөлсинә Сафина үзе тәрбияли торган 50 баш бозауның һәркайсын тәүлегенә 714 граммга үстереп, ел дәвамында 130 центнердан артык ит җитештергән. Әлеге тырыш хатын-кызның гаилә әгъзалары да язмышларын терлекчелек белән бәйләгән булып чыкты - Гөлсинә ханымның тормыш иптәше малбагар булып эшләсә, кызы исә, үзе кебек үк, бозаучылыкта хезмәт куя.

Олыласаң икмәкне, олыларлар үзеңне

Матур табигатьле Яссытугай авылында дөньяга килгән Фәнил Мәҗитов бәхетен читтән эзләми - ул 28 ел инде туган-үскән җирендә эшли, аны сукалый, тармалый, җылы туфрак куенына якты киләчәккә өмет баглап, гәрәбәдәй орлыклар сала. 2007 елда тәүге тапкыр өр-яңа Т-215 тракторының ишеген ачып менеп утырган механизатор быел ышанычлы корыч "ат"ында унберенче сезонны каршы алган.

Язгы кыр эшләре чорында ул дым каплаткан, культивация уздырган, бөртекле культураларга гомер бүләк иткән. Барлыгы 707 эталон гектарда эш башкарган Фәнил Мәҗитовны - туган җирен күңел җылысын салып бага белүче игенче быел да хезмәт алдынгылары сафыннан атлый.

"АгроМир" җәмгыятеннән Венера Миңнеханова - беренче класслы савымчы.

Өч дистәгә якын гомерен терлекчелеккә багышлаган Венера ханым үз эшен шул дәрәҗәдә җиренә җиткереп, яратып башкара ки, әлеге тынгысыз, тырыш апаларына сөтлебикәләре дә мәхәббәт белән җавап кайтара - соңгы бер ел эчендә сыерларның һәрберсе 6686 килограмм сөт биргән, тулаем җитештерелгән продукция 1471 центнер тәшкил иткән.

Группасындагы 22 баш сыердан Венера Миңнеханова 23 бозау алуга ирешкән. Бер ел эчендә әлеге уңган һәм булган савымчыбыз хуҗалык казнасына өч миллион сумга якын табыш китерде, дип хәбәр итте "АгроМир" җәмгыятенең баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин.

Мал җанлыклы Фәндәс

"Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы терлекчесе Фәндәс Нуретдинов бүгенге көндә 122 баш мөгезле эре терлек тәрбияли.

Терлекчелек тармагында 26 ел эшләүче малбагар соңгы бер ел дәвамында аларның һәрберсеннән көн саен 810 грамм артым алган. Шушы фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә тулаем 361 центнер ит җитештергән Фәндәс Нуретдиновны хезмәттәшләре, эш сөючәнлеге өстенә, бик җаваплы һәм ышанычлы кеше дип тә бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев