Ютазы районы механизаторлары “яшел” уракка хәзерлек буенча имтихан тотты
Район агроколлективлары алдында терлек азыгы туплау, асылда, печән әзерәү бурычы тора.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм аның райондагы ведомство белгечләреннән төзелгән комиссия бүген "Уңыш", "Таң", Тукай исемендәге, "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларында печәнгә төшәргә хәзерлекне тикшерде. Белгечләр печән биләмәләрендә мәшгуль булачак техника һәм аларга тагылма машиналарның төзеклеген күздән кичерде, урыннарда техника куркынычсызылыгы таләпләре саклануын игътибарга алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев