Ютазы районы терлекчеләре – алтын урталыкта
Ютазы районы савымчылары алдында ел дәвамында һәр сыердан 5400 килограмм сөт савып алу бурычы тора.
Әлеге йөкләмәне үткән атна азагында Баулы районының "Миңнуллин" крестьян-фермер хуҗалыгы базасында узган республика зона семинар-киңәшмәсендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов куйды. Агымдагы хуҗалык елында республика савымчылары һәр баш сыердан савымны 5400 килограммга җиткерергә тиеш. Узган беренче квартал нәтиҗәләре буенча чыгыш тоткан министр урынбасары һәр җитештерү тармагына анык анализ ясады. Республика буенча сөт узган елның шушы чорына караганда 106 процентка җиткерелсә, иң сызлаулы урын булып ит җитештерү тора диде ул. Мөгезле эре терлек сакланышын яхшырту өстендә дә җитди чаралар күрергә чакырган Хаҗипов, җитештерүчәнлектә күзәтелә торган минусларның сәбәбен атады һәм кайбер хуҗалыкларның вәкилләрен "келәмгә" чакырды. Кызыл зонага эләккән агроформированиеләр арасында, кызганычка, безнең район хуҗалыклары да бар иде. Бу хакта гәҗит битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев