Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районын төзекләндерү дәвам итә

Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонының Фәнис Кәримов урамында тротуар салына. "Вак таш-ком катнашмасы" программасы буенча Бәйрәкәтамак авылында Тукай урамының бер өлешен норматив хәлгә китерү башланды. Иске Каразирек авылы автоюлында да бүген ремонт эшләре бара - асфальт юлның "төерләнеп" торган өлешәләре төзекләндерелә. Урыссу бистәсенең Островский урамына да, ниһаять, "Вак таш-ком катнашмасы" программасы...

Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонының Фәнис Кәримов урамында тротуар салына.

"Вак таш-ком катнашмасы" программасы буенча Бәйрәкәтамак авылында Тукай урамының бер өлешен норматив хәлгә китерү башланды.

Иске Каразирек авылы автоюлында да бүген ремонт эшләре бара - асфальт юлның "төерләнеп" торган өлешәләре төзекләндерелә.

Урыссу бистәсенең Островский урамына да, ниһаять, "Вак таш-ком катнашмасы" программасы килеп җитте - 600 метрдан озынрак юлны норматив хәлгә китерү буенча чаралар күрелә башлады.

Шунысы игътибарга лаек, югарыда санап узылган бөтен эшләр дә Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Урыссу предприятиесе көче белән гамәлгә куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев