Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында малларны нодуляр дерматиттан саклап, чаралар күрелә

Ютазы районының ветеринария берлеге күрше Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районында мөгезле эре терлектә була торган нодуляр дерматит чыганагы ачыклануын хәбәр итә.

Әлеге йогышлы куркыныч авыру барлыкка килгән район белән безне нибары 70 чакрым ара аерып тора. Нодуляр дерматитның нинди куркыныч авыру һәм аның нәтиҗәләре турында бер тапкыр гына хәбәр итмәдек. Мөгезле эре терлекне юк итә торган әлеге авыру безнең районга үтеп кермәсен өчен август аенда чебен-черкигә каршы эшкәртү чаралары күрелде, җирле халыкка памяткалар таратылды. Сентябрь аенда, көзге ветеринария чаралары уздырганда, бу чиргә бирешүчән бөтен төр терлекне тагын бер кат бушлай эшкәртү чаралары күреләчәк. Шуңа күрә район халкының мондый төр эшне аңлап кабул итүен һәм бер генә малны да эшкәрттермичә яшереп калдырмавыгызны сорыйбыз.
Сакланганны саклармын, дигән. Нодуляр дерматит үтеп кермәсен өчен, беренче чиратта, ветеринария хезмәте рөхсәтеннән тыш бер торак пункттан икенчесенә мөгезле эре терлек, азык, эш коралларын күчереп йөртү катгый тыела. Малларны паразит бөҗәкләргә каршы эшкәртү һәм аларны тикшереп тору таләп ителә.
2017 елның 1 сентябренә нодуляр дерматит буенча карантин режимында 37 чыганак тора: 19 - Саратов, 7 - Оренбург, 9 - Самара, берәр очрак Волгоград өлкәсендә һәм Башкортстанда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев