Ютазы районының кыр батырлары
"Вафауллин" хуҗалыгы механизаторы Ринат Гыйлаҗетдинов Нью-Холланд тракторында 753 эталон гектарда чәчү уздырган.
"Уңыш" җәмгыятеннән Фәнил Мәҗитов Т-215 корыч "атында" сезон башыннан 497 эталон гектарда эш башкарган. "Таң" җәмгыяте механизаторы Айдар Гәрәйшин MC CORMICK ХТХ-215 тракторында 411 эталон гектарда эш башкарган. "Кәрәкәшле" җәмгыяте җирбагары Ришат Шәрифуллин К-744 корыч "атында" 389 эталон гектарда чәчү уздырган. "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Мансур Насыйров МТЗ-1221 тракторында сезон башыннан 235 эталон гектарда эш башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев