Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазылы Ансель Вафауллин – иң яхшы гаилә фермасы

Ансель Вафауллин җитәкли торган хуҗалыкта кышлау җәй ахырында ук башланды - тулысы белән араннарда асрала башлаган иҗтимагый көтү тулы кыйммәтле рационга күчерелде. Биредә азык җитәрлек күләмдә туплаган дию генә дөреслеккә туры килеп бетмәс иде. Хуҗалыкта аны киләсе "үлән сезонына" кадәр җитәрлек итеп туплыйлар - һәр шартлы башка 44 центнер азык...

- Якын киләчәктә терлекне көтмичә асрау ысулына күчүне күздә тотабыз. Әлбәттә, алар моционга чыгачак. Әмма утар кысаларында гына. Шуңа күрә азыкның сусылын да, тупасын да запас белән хәзерләдек. Киләчәкне кайгыртып, күпьеллык үлән мәйданын быел 474 гектарга арттырдык, - дип сөйли фермер.

Ансель Вафауллин бүген тәүлегенә 2310 килограмм сөт җитештерә. Узган елга караганда, бу 800 килограммга күбрәк дигән сүз. Терлекчеләр һәр баш сыердан көн саен 15 килограммнан артык сөт савып алуга ирешә икән, бу, беренче чиратта, ашатуны тиешле дәрәҗәгә кую нәтиҗәсе. Сыерларның рационы, гадәттәгечә, стандарт азыктан - силос, сенаж, салам, печәннән тора. Әмма бөтен хикмәт - аларны миксер аша үткәреп, тәмләндереп улакка салуда. Биредә болай да мул итеп бирелә торган фуражга файдалы микроэлементларга һәм аксымга бай булган түпне дә икешәр килограммнан өстиләр.

Профилакторийда бозаулар ике ай дәвамында аерым читлектә асрала, табигый ки, алар аерым тәрбия дә күрә. Бер ай дәвамында көн саен бишәр литр куе сөт белән тукланучы бозауларның рационы коры кукуруз бөртеге кушылган старт азыктан тора. Маллар суга тилмерми. Коры читлекләрдә калын салам түшәгендә бертуктамый күшәп ятучы яшь терлекнең тәүлегенә уртача 800 грамм үсеш бирүе көн кебек ачык.

Агымдагы елда биредә ясалма капландыру технологиясен җитлеккән таналарга карата да куллана башлаганнар. Таналарны ясалма орлыкландыру көтүнең генетикасын яңартуны тизләтә, дип саный фермер.

Ансель Вафауллин бүген 15 кешене эш белән тәэмин итә. Октябрь ае өчен тулаем исәп-хисап ясалган терлекчеләрнең хезмәт хакы 22 мең сумга кадәр җитә.

Яшь фермерның киләчәккә планнары да юк түгел. Әле кайчан гына терлекчелек тармагына кереп киткән хуҗаның бүген малларын бастырырга араннары җитми - ит җитештерү белән шөгыльләнмәүнең бөтен сәбәбе шунда да. Якын киләчәктә ул нәкъ менә үгезләр симертү өчен өр яңадан бер абзар тергезмәкче. Бәлкем, бу вакытка Ансельга ярдәмгә килердәй дәүләт программасы да гамәлгә кереп өлгерер. Кем белә?

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев