Аерым урып-җыюга өстенлек бирү зарур
Бөртеклеләрне ике чор җыю игенчеләргә кырларга биш көнгә иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирәчәк, бу исә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Бу хакта авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин урып-җыю кампаниясе башланыр алдыннан узган район аграрийлары киңәшмәсендә хәбәр итте. «Таң» ҖЧҖ базасындагы күчмә семинар-киңәшмә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Андрей Борисов җитәкчелегендә узды. Исегезгә төшерәбез, аерым урып -җыю үз эченә икмәк массасын чабу һәм теземнәргә салуны һәм, берничә көн дәвамында теземнәрдә өлгергәннән соң, ашлыкны җыеп алу һәм суктыру эшен ала. Ашлык җыю комбайннары, башка техника һәм тагылма агрегатлар дәүләт кабул итүен уңышлы узган. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, күп кенә коллективларда комбайннарга йөкләнеш зур, бу исә хәвефсезлек һәм хезмәт саклау мәсьәләләренә җаваплы караш таләп итә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре дә хуҗалык җитәкчеләре игътибарын әлеге мөһим мәсьәләгә юнәлтте, шул ук киң колачлы комбайннарның гомуми файдаланудагы юлларда йөрүенә кагылышлы «һәркемгә таныш булган хакыйкать» белән таныштырды.
Терлекчелектәге хәлләр белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов таныштырды. Район буенча эре мөгезле терлекләр саны — 10 мең 870 баш, бу узган елга караганда 26 башка кимрәк. Күп кенә хуҗалык коллективлары терлекләрнең баш саны кимүенә юл куйган. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчеләр игътибарын вәзгыятьне төзәтү зарурлыгына юнәлтте. Бер төр хуҗалыкларда — минус 175 баш, икенчеләрендә — 73… Терлексез мул сөт алуга ирешеп булмый. Район башлыгы ассызыклаганча, эссе җәйдә сыерларның аппетиты югалу сәбәпле савым күләме кими, дип акланырга маташу урынсыз. Быелгы җәй чиктән тыш дәрәҗәдә эссе түгел ич. Район буенча тәүлеклек савым 52 тоннадан артык тәшкил итә. Бер сыердан уртача савым 3 мең килограммга якын.
— Сөт бирә торган сыерларның нәтиҗәлелегенә өметләнгәнче, — дип ассызыклады Аяз Шәфыйгуллин, — булган терлекләрнең сакланышын тәэмин итү өстендә эшләгез. Фермалар буйлап йөрергә кирәк. Азык җитәрлек булырга тиеш, чөнки безнең җирлекләр бу мөмкинчелекне бирә.
Килеп туган хәлдән чыгу төре буларак, башмак таналар сатып алу һәм орлыкландыру эшен киңрәк җәелдерүне атап була. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, табышлы авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен үзебезнең азык базасын булдыру максатка ярашлы. Ягъни кузаклы, күпьеллык үләннәрне сатып алырга түгел, ә үзебездә үстерү отышлы… Бүгенгә 1700 тоннадан артык печән әзерләнгән, 18 000 тоннадан артык сенаж салынган. Ягъни бер шартлы терлеккә 8,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Уңышлы кышлау өчен 40 центнер азык берәмлеге кирәк. Үсемлекчелеккә килгәндә, район буенча бөртеклеләр мәйданының 35 процентын көзге культуралар тәшкил итә, аларның күпчелеге чиста парларда чәчеләчәк. Андрей Борисов билгеләп үткәнчә, парлы җирләр яшел түгел, кара төстә булырга тиешле.
Роза Искәндәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев