Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“АгроМир” җәмгыятендә семинар-киңәшмә узды

Бүген районның авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге күчмә семинар-киңәшмәдә катнашты.

Чара районның иң эре һәм уңышлы эшләп килүче коллективларыннан берсе булган «АгроМир» җәмгыяте биләмәсендә узды. «Проминтел-Агро» дилер компаниясе оештырган семинар эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, шулай ук Азнакай, Баулы һәм Бөгелмә районнарының авыл хуҗалыгы формированиеләре вәкилләре катнашты.

Чара башланыр алдыннан район мәдәният йорты артистлары киңәшмәдә катнашучыларга үзләренең җыр-моңнары белән бергә яхшы кәеф бүләк итте.

Район башлыгы кыскача урып-җыю эшләренең барышына тукталды. Ул ассызыклаганча, иген уңышы, билгеле сәбәпләр аркасында, узган елгы күрсәткечләрдән берничә тапкырга кимрәк. Бүгенге көндә, диде Аяз Шәфыйгуллин, көзге чәчү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Чөнки уҗымнарны чәчүнең максатка ярашлы булу-булмавы мондый һава шартларында шик уята.

Шулай ук Рафаэль Фәттахов та, семинарга килүчеләрне сәламләп, «АгроМир» җәмгыятенең күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы авыл хуҗалыгы коллективлары рәтенә керүен, җитештерүдә югары технологияле техника кулланылуын ассызыклады.

«АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев исә Бәйрәкә җиренә килгәннәре өчен җыелучыларга рәхмәтен җиткерде һәм өч көннән коллективта урып-җыюның төгәлләнәчәген белдерде. Ә аннары барысы да, гадәттәгечә, үз чираты белән барачак: салам җыю, туфрак эшкәртү... “Ел беркайчан да икенчесенә охшамый. Бу елгы уңыш мактанырлык түгел”, - дип билгеләп үтте ул. Сирин Әхәт улы, үзенә хас кунакчыллыгына тугры калып,  барлык катнашучыларны төшке ашка чакырды.

Чараның төп максаты - «Проминтел-Агро» компаниясенең заманча авыл хуҗалыгы техникасы эшен күрсәтү иде. Бу заман таләбенә җавап бирә торган югары технологияле тракторлар. Аларның өстенлеге автомат рәвештә идарә ителүче системада. Башкача әйткәндә, махсус билгеләнгән компьютер программасы булган техника барлык агросәнәгать процессларын башкаруны үзе хәл итә.

- Германиянең CLAAS җитештергән трактор кабинасында, әйтик, кондиционерлы җилләтү бар, музыка уйный, тузан керми, ә акыллы техника үз бурычларын бер дигән итеп үти. Мондый трактор белән идарә итү җиңел дә, уңайлы да, - дип билгеләп үтте компания вәкиле.

Семинарның практик өлешендә дилер компаниясе белгечләре яңа техниканың эшкә сәләтлелеген күрсәтте һәм җыелучыларның игътибарын энергияне сак тоту өлкәсенә кагылышлы икътисадый өстенлекләргә юнәлтте.

Шуны искәртеп узарга кирәк, компаниянең күрсәтмә чыгышы даими рәвештә әлеге техника белән үз машина-трактор паркын тулыландырып торучы «АгроМир» җәмгыяте мисалында узды. Сүз уңаеннан, быел Вафауллин Ансель крестьян-фермер хуҗалыгы да автомат идарә ителүче ике навигация системасы сатып алу мөмкинлеген тапты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев