Акбаш авылында эшләүче фермер Әнәс Тимербаев базасында семинар-киңәшмә
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек тармагы белгечләре, фермерлар Акбаш авылы фермеры Әнәс Тимербаев хуҗалыгында кышлату барышы һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек белән таныштылар.
Фермада башланган семинар-киңәшмә барышында белгечләр сыерлар рационын өйрәнде. Яшь бозаулар, таналар асрала торган торакларда куелган эш тәртибе белән танышты. Фермерның нәселле сарыклар асравы да күпләрдә уңай тәэсир уятты. Хуҗалыкта тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Чараның икенче көн өлешендә аграрчылар гыйнвар аенда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләменә һәм сыйфатына анализ ясады. Ахырда бүген туган көнен билгеләп узучы Әнәс Тимербаев хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итте. Район башлыгы Рөстәм Нуриев фермерга истәлекле бүләк тапшырды һәм хезмәтендә яңадан-яңа казанышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев