Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы министрлыгында яңа урынбасар - Марат Кәримов

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа министр урынбасары билгеләнде – Марат Кәримов.

Ул авыл хуҗалыгы комплексын инженер-техник тәэмин итү, техник яңарту һәм хезмәтне саклау тармаклары белән җитәкчелек итәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

 – 2023 елда Марат Габделхак улы Кәримов Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертелде. Ул яхшы яктан күрсәтте үзен. Аның зур тәҗрибәсе һәм зур көч-куәте бар, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Кәримов Казан дәүләт аграр университетын "Авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләрендә икътисад һәм идарә" белгечлеге буенча тәмамлаган.

АПК тармагында ул 2006 елдан бирле эшли. 2019 елдан "Кырлай" агрофирмасының генераль директоры вазифасын биләде.

https://dzen.ru/a/aYWSoxD7VhuwZy5A?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

http://Фото: agro.tatarstan.ru – Марат Кәримов (уртада)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев