Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азык әзерләү чоры - җаваплы чор

Районда терлек азыгы әзерләү буенча семинар узды.

 

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең җаваплы чоры, терлек азыгы әзерләү эшләре тәмамлана. Биредә сыйфатка, куркынычсызлыкка һәм туклануга тәэсир итүче күп кенә таләпләрне истә тоту мөһим. Терлекләрне кышлатуның ничек узуы азыкның  сыйфатына һәм аны әзерләүнең кайчан тәмамлануына бәйле.

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә, терлек азыгы әзерләү буенча, «Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында семинар үткәрелде. Әлеге хуҗалыкта терлек азыгы салуның төрле ысулларын: силос-сенаж траншеяларын һәм курганнарны файдаланганнар.

Семинарның беренче өлешендә «Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ансель Вафауллин терлек азыгы әзерләү һәм ташу буенча яңа авыл хуҗалыгы машинасын – кукурузны орлыкка җыю ургычын күрсәтте һәм сенаж салу технологиясе белән таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов сусыл һәм тупас азык салу технологиясе, терлек азыгы салуның яңа ысуллары, ягъни курганнар төрен куллану турында сөйләде. Бу очракта сенаж ясаганда һәм силослаганда масса җир өлешенә салына һәм, тыгызлаганнан соң, өстән полиэтилен белән каплана.

Семинарның Ютазы мәдәният йортында узган икенче өлешендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин катнашучылар алдында терлек азыгы әзерләү буенча план һәм бурычларны билгеләде. Аннары районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов семинарга килүчеләрне, район хуҗалыклары мисалында, бу елда терлек азыгы әзерләү һәм терлекләрнең җитештерүчәнлеге, 2022-2023 елгы кышлату чорына бурычлар белән таныштырды, туклыклы матдәләр белән баетылган азык әзерләүгә басым ясады.

- Сыйфатлы азык алу өчен яшел азыкны консервлаганда төп бурыч - аларның югары сакланышы, - диде Андрей Борисов.

 Район хуҗалыкларында терлек азыгы җитештерүнең төп чыганагы – кырларда үскән азык. Басу-кырларда тулаем җитештерүдән 70-80%  азык әзерләнә. Районның баш ветеринария табибы Динар Хәкимовның үз чыгышында бозылган, сыйфатсыз, шулай ук күгәрек гөмбәчекләр белән зарарланган азык куллану малларда төрле авырулар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булуын белдерде.

- Практикада исә, күп күләмдә азык әзерләү теләге еш кына аларның сыйфаты начарлануга китерә. Азыкның күп туплануына карамастан, азыктагы туклыклы матдәләр кими. Азык әзерләүдә иң мөһим карарларның берсе - үләннәрне җыеп алу вакытын дөрес билгеләү. Аларны җыюны соңга калдырганда, терлек азыгы үләннәренең туклану үзлекләре сизелерлек начарлана, - дип билгеләп үтте Динар Хәкимов.

Вафауллин хуҗалыгында кышка азык салганда диварлары һәм идәннәре бетонланган силос-сенаж траншеялары (бу күп чыгымнар сорый), шулай ук махсус чыгымнар таләп итмәгән курганнардан да файдаланалар. Бу очракта артык зур чыгымнар кирәкми, бары тик тыгызлау һәм өстен каплау гына таләп ителә.

Күпьеллык үләннәрнең тиешле структурасы терлек азыгы җитештерү чыгымнарын шактый киметергә, җитештерүне арттырырга, азык рационының туклану элементлары буенча баланска ирешергә, туфракның уңдырышлылыгын сакларга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.

Сенаж салуда төп максат – сөтле-кислоталы бактерияләр эшчәнлеге өчен яхшы мохит булдыру. Сенаждагы коры матдә күләме никадәр югары булса, анда күбрәк энергия була дигән сүз, бу исә концентрат куллануны киметә. 

Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә терлек азыгы әзерләү нәтиҗәләрен әзерләнгән масса буенча түгел, ә аның энергетик кыйммәте буенча бәяләү йөкләмәсе җиткерелде.

Андрей Борисов терлек азыгы сыйфатын арттыруның тагын бер мөмкинлеге - сенаж һәм силос салганда биологик консервантлар куллануны билгеләп үтте. Бу туклыклы матдәләрнең юкка чыгуын киметергә мөмкинлек бирә һәм югары сыйфатлы азык алуга булыша.

Аннары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Неля Миңнуллина чыгыш ясады. Ул семинарда катнашучыларны яшел масса салу һәм тупас азык әзерләү өчен тәкъдим ителгән үсемлекләрнең ботаник составлары, үләннәрне чабуның тиешле вакыты һәм урып-җыю шартлары, азыктагы туклыклы матдәләрне саклап калу ысуллары белән таныштырды.

Семинар бүләкләү һәм фермерларның фикер алышуы белән тәмамланды. Шулай ук алар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде. Шулай итеп, «Терлекләрнең баш санын саклап калганы һәм 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләнгән терлек тыгызлыгы өчен» Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең рәхмәт хаты тапшырылды.  “Сыерларның югары җитештерүчәнлеге һәм сөт җитештерүнең тотрыклылыгы өчен” Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыгы бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев