Бәйрәкә авыл хуҗалыгы эшлеклесе Мәүлетҗан ага Абдуллинның истәлегенә багышланган чара узды
Авыл хуҗалыгы өчен җан атар пәрвар Мәүлетҗан ага Абдуллинның тууына 100 яшь тулу уңаеннан, Бәйрәкә авылында бәйрәм чарасы узды.
Аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, үзе исән чакта төзелгән, әле бүген дә «АгроМир» җәмгыятенең хакимият бинасы булып хезмәт итүче бина каршына 2020 елда һәйкәл куелган иде. «АгроМир» җитәкчеләре, белгечләре, хезмәттәшләре, тормыш иптәше, балалары, оныклары, Бәйрәкә урта мәктәбе укучылары шушы һәйкәл янына җыелып, авыл хуҗалыгын үстерүгә, авылыбызның яшәү шартларын яхшыртуга зур өлеш керткән шәхес Мәүлетҗан Сәмигулла улына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, чәчәкләр салдылар. Шулай ук каберенә зират кылдылар, бүгенге яшәү рәвешебезне булдыруда шул буын кешеләренең керткән өлеше никадәр зур булуын беркемнең дә онытырга хакы юклыгын азсызыкладылар.
Мәүлетҗан Сәмигулла улы Абдуллин 1923 елның 19 октябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга аваз сала. Каразирек мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, хезмәт юлын «Яңа юл» колхозында башлый. Оештыру сәләте булган, кеше белән яхшы мөгамәлә кора белгән, тиз аралашучан ачык күңелле егетнең сәләтен партия җитәкчеләре тиз күреп ала. Аны Баулы районара колхоз мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуын тәмамлап кайту белән кырчылык бригадиры итеп билгелиләр.
1942 елның 14 июнендә ул сугышка китә. 4 нче Украина фронтының 73 нче полкында дошманнарга каршы сугыша. Яуда каты яралана, госпитальдә дәвалананып, яңадан фронтка китә. 1945 елның декабрендә ул, демобилизацияләнеп, туган якларына кайта һәм «Яңа юл» колхозында агротехник булып эшли башлый, колхоз рәисләре әзерли торган курсларда укый. 1953 елның гыйнварына кадәр агроном булып эшли.
Шушы елны 30 яшьлек егетне колхозның отчет-сайлау җыелышында бертавыштан колхоз рәисе итеп сайлыйлар. 1959 елда «Яңа юл» белән «Коммунизмга» колхозы берләштерелеп, «Коммунизмга» колхозы төзелә. Рәис итеп Мәүлетҗан Сәмигулла улы сайлана. 450 эшчесе булган хуҗалыкта 3000 баш мөгезле эре терлек белән беррәттән, 6000 баш сарык, 3000 дуңгыз, 10000 тавык, 10000 куян асрала. Ә кырчылыкта товарлы продукция итеп 3000 гектар бөртектән тыш, 100 гектар бәрәңге һәм 300 гектар шикәр чөгендере игелә. Шушы күп төрле тармакта эшне җиренә җиткереп оештырып, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен күпме хезмәт куярга туры килгәнен күз алдына китерү кыен түгел. Мәүлетҗан Сәмигулла улының тырышлыгы бушка китми, ул һәрвакыт колзозны миллионер колхоз дәрәҗәсендә яшәтә. Бер тапкыр да хөкүмәттән кредит алып, әҗәткә яшәми.
Аның хезмәтләре югары бәяләнә: Ленин ордены, Почет билгесе орденнары белән бүләкләнә. Аңа «Татарстанның атказанган агрономы» һәм «РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең 1 алтын һәм 3 көмеш медале белән бүләкләнә.
Мәүлетҗан ага колхозда нык куллы оста җитәкче булу белән беррәттән, гаиләдә үрнәк әти дә. 1950 елда, ире сугышта үлеп, 2 бала белән тол калган Хәмдия апага өйләнеп, гаилә кора. Аларның уртак 5 балалары туа. 7 баланы да тигез күреп үстерә алар. Хәмдия апа авырып бакыйлыкка күчкәч, Мәүлетҗан ага, әтиләре фаҗигале төстә үлеп ятим калган 3 кызга үз әтиләрен алыштырып, Сиринә апага өйләнә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз юлларын табып, матур гына яшиләр. Сиринә апаның өе бүген бөтен балалар өчен дә бертигез ачык.
Безнең Бәйрәкә җирлегендә авыл хуҗалыгы тармагының бүген дә таралмыйча, гөрләп эшләвенең сере, мөгаен, хуҗалыкны дөрес юнәлештә җитәкләгән таләпчән җитәкчеләр булудадыр. Һәм колхозлар оешканга бер гасырга якын вакыт эчендә бу хуҗалыкны нибары 2 кеше генә җитәкләвендәдер. 32 ел дәвамында колхозны җитәкләү дәверендә, ул кемнең кем икәнен, эшкә нинди карашта булуын, сәләтен, җавапчыллыгын тиз танырга өйрәнә. Үзенең эшен дәвам итәрдәй алмаш калдыру шулай ук чын җитәкченең бик мөһим сыйфаты. Мәүлетҗан Сәмигулла улы бу өлкәдә дә үзен зирәк кеше итеп танытты. 1972 елда Бөгелмә педагогия техникумын тәмамлаучы яшь егетне — Сирин Әхәт улы Галиевны, техникум җитәкчелеге белән сөйләшеп, билгеләнгән Новосибирск шәһәренә җибәрттермичә, колхозга эшкә кайтарта, кайту белән үзенең ярдәмчесе итеп билгели. Сирин Әхәт улы аның ышанычын тулысынча аклады. Авыл җирлегендә Мәүлетҗан Сәмигулла улыннан мирас булып калган авыл хуҗалыгы оешмасы бүген районда гына түгел, республикада алдынгы, мактаулы хуҗалык булып эшли икән, ул төзеткән каралты-куралар әле бүген дә исән булып, инде заманча җиһазландырылып, һаман эшләп килә икән, авылда яшәүче кешеләргә эш урыннары бар икән, димәк, Мәүлетҗан Сәмигулла улының тырышлыгы бушка китмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев