Бәйрәкә авылы игенчеләренең тырышлыгы кырларыннан күренде
Бу көннәрдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, орлыкчылык инспекциясе белгечләреннән төзелгән комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчүлекләрне кабул итә.
Бәйрәкә авыл җирлеге территориясендә урнашкан "АгроМир" җәмгыяте елдан-ел үзенең матур һәм тигез икмәк кырлары белән дан тота. Агымдагы ел да чыгарма түгел. Чәчүлекләрне кабул итүне район комиссиясе рапс басуыннан башлады. 409 гектарда чәчелгән рапсны быел агромирлылар май бизнесын тагын да җәелдерү максатында үстерүне күздә тота. Чәчү тирәнлеге сакланган, чүп үләннәреннән азат ителгән рапс чәчүлекләренә комиссия әгъзалары югары бәя бирде.
Курган өлкәсеннән алып кайтып, быел тәүге тапкыр чәчелгән "прерия" сорты биргән шытымнар да аларда бары тик яхшы кәеф тудырды.
- Без быел арпаның бу элита сортын 50 гектарда чәчтек. Максат аны үрчетү генә түгел, яңа төр икмәкне безнең климат шартларында үсүен, аны үз итүен өйрәнүне һәм сынауны да алшарт итеп куйдык, - дип билгеләп узды хуҗалык җитәкчесе Сирин Галиев.
Сүз уңаеннан, моннан ике ел элек үрчетү өчен дип сатып алынган бодайның "йолдыз" супер элита сортын быел бәйрәкәлеләр 348 гектарда үстерәчәк. Хуҗалыкның тагын бер тәҗрибәле җирбагары Нәфис Галимов әлеге бодай басуында эшләгәндә, чәчү нормасын да, орлыкны туфракка салу тирәнлеген дә төгәл саклаган булып чыкты. Бертуган Касыймовлар 254 гектарлы басуда чәчкән бодайның "эстер" сорты, гәрчә без булган вакытка биредә химик утау уздырырга өлгермәсәләр дә, хәтфәдәй тигезлеге һәм чисталыгы белән күзләрне камаштырды.
Сабантуй кырында да бертуган Касыймовлар чәчкән икмәкләр торышына карап тәмам күңеле булган Сирин Галиев үз эшчеләре башкарган хезмәттән канәгать калуын һәм рәхмәтле булуын яшереп кала алмады. Шуны әйтергә кирәк, чәчүлекләрне кабул итүдә язгы кыр эшләрендә турыдан-туры мәшгуль булган механизаторлар үзләре дә катнашты. "АгроМир" - районда ишле терлек асраучы хуҗалыкларның берсе.
Терлек азыгы үстерүне, өстәвенә, аның ассортиментын даими рәвештә төрлеләндерүне максат итеп куйган хезмәт коллективы быел 173 гектарда урнашкан катнашазыкны вика, арпа һәм бодайны билгеле пропорцияләрдә кушып чәчкән. Бүген терлек азыгы куаклану фазасына кергән. Картайган күпьеллык үләннәрне ел саен 200 гектарда сөреп, яңадан чәчүне биредә күркәм традициягә керткәннәр. Баланлы басуында Мәүзир Латыйпов 400 гектардан артык мәйданда сызып узган кукуруз рәтләре, һәрвакыттагыча, кыл кебек туры булуы белән аерылып торды.
"Кәрәкәшле" җәмгыятенең автоюл буенда урнашкан 85 гектарлы арпа басуында хуҗалык механизаторы Фазыйл Әхмәтов чәчкән арпа шытымнарының куелыгы да, аларны чәчү тирәнлеге дә нормага җавап бирде. Кәрәкәшлелеләр чүп үләннәренә каршы көрәш игълан иткән.
Энҗе бөртекләре кебек тезелеп утырган кукуруз басуында эшләгән Нәфис Миңнегалимов белән Ринат Шәмсетдинов чәчү нормасын фармацевтикадагы кебек саклап чәчкән. Кызганычка, хуҗалыкның кайбер мәйданнарында, әйтик, борчак, бодай кырларында чәчү нормасы сакланмыйча, сирәгрәк чыккан, кислород кытлыгыннан интегүче икмәкләр дә очрады. Бүген җирбагарның төп бурычларының берсе - булган чәчүлекләрне җиренә җиткереп тәрбияләп, алардан яхшы уңыш җыйнап алуга ирешү.
Шундый ук тәртиптә чәчүлекләрне кабул итү башка агроформированиеләрдә дә оештырылды. "Нәбиуллин", "Уңыш", Тукай исемендәге хуҗалыкларда мул уңыш вәгъдә итүче кырлар игенче башкарган зур хезмәткә мәдхия җырлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев