Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкә авылы механизаторлары арпадан башлады

“АгроМир” җәмгыяте игенчесе Нәфис Галимов иярләгән зур куәтле тракторның колач җитмәслек Баланлы кырының офык белән тоташкан урыныннан килеп чыгып, тирә-якны иңләп килүе генә дә күңелләрдә горурлык катыш шатлык хисе уятты.

Быел ул үзенең “корыч” атында унберенче сезонга аяк басты. Көн саен 90-95 гектар мәйданда эш башкаручы Нәфис Галимов атна уртасында 322 гектарлы кырда арпа чәчүне тәмамлады да. Барлыгы 1321 гектар җир биләячәк арпаның һәр гектарына 100әр килограмм исәбеннән аммиаклы селитра кертелә. Арпа кырында эшнең оптималь срокларда баруында чәчү комплексын бөртек һәм минераль ашлама белән үз вакытында тәэмин иткән шоферлар Рафаил Мөхәметдинов һәм Ленарис Шәриповның да өлеше зур.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев