Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкәнең тырыш кызлары

«АгроМир» җәмгыятенең ындыр табагы яңа уңышны кабул итәргә әзер.

 

Биредә кырлардан китерелгән ашлыкны тиешенчә чистартып, алдан зарарсызландырылган биналарга урнаштыру өчен кирәкле барлык таләпләр үтәлгән. Бәйрәкәдә яңа уңышны кабул итүдә хуҗалык хезмәткәрләре генә түгел, яшь булышчылар да катнаша. Кулларына зур себеркеләр тоткан яшь эшчеләрне күрү аеруча күңелле. Яшь булуга карамастан, алар үз эшләрен белеп һәм теләп башкара.

- Сезгә бу эш ошыймы? - дип сорыйм кызлардан.

- Әйе, әлбәттә, - дип җавап бирә алар.

- Ә хезмәткә түләү ничек?

- Көнгә бишәр сәгать кенә эшләсәм дә, яхшы түлиләр, - ди 15 яшьлек Миләүшә Әхмәдиева.

Ул мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлаган һәм укуын көллияттә дәвам итәргә җыена.

- Эшләгән акчаларыңны нәрсәгә сарыф итәсең?

- Мөгаен, киемнәргә һәм косметикага булыр.

Аның дус кызы, 18 яшьлек Гөлшат Сөләйманованың эш сәгатьләре күбрәк. Әйтик, 27 сәгать эчендә ул шуның кадәр акча эшләгән... Хәер, әлеге аның күпме икәнен әйтеп тормыйбыз, бәлки бу сердер. Сүз уңаеннан, Гөлшат башкаладагы югары уку йортларының берсендә журналист һөнәрен үзләштерергә җыена. Ничек кенә булмасын, кызлар тырышлар, хезмәт яраталар. Алар биредә бушка вакыт уздырмыйлар, ә эш белән мәшгульләр. Ә андыйлар үз тормыш сукмакларында туры юлны тиз таба.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев