Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Дубравушка» Татарстанның иң яхшы машина белән сыер саву операторларын җыйды

Ике көн эчендә — 22 һәм 23 августта-Татарстанның 43 районыннан машина белән сыер савучы 86 оператор әлеге җиңелдән булмаган һөнәр өлкәсендә иң алдынгыларны ачыклау максатында республика конкурсына җыйналды.

Чираттагы 51 нче конкурс «Дубравушка» балалар сәламәтләндерә лагеры һәм «Вафауллин» КФХ нигезендә узды.

Республика конкурсын ачу тантанасында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге башлыгы Сирин Нигъмәтҗанов катнашты.

Мәртәбәле кунак ассызыклаганча, сөт җитештерү буенча республика Русия Федерациясендә 1 нче урында тора. «Без терлекчелек продуктларының гомуми күләменең 6,5 процентын җитештерәбез. Сөт терлекчелеге квалификацияле белгечләргә бәйле, тармак үсә, яңа технологияләр барлыкка килә, шуңа күрә республика конкурсларының әһәмиятен бәяләп бетергесез», дип билгеләде тәбрикләү сүзендә Сирин Нигъмәтҗанов. Ярышлар белем һәм квалификация дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.

С. Нигъмәтҗанов ютазылыларга җылы кабул итүләре өчен ихлас рәхмәт белдерде һәм районда соңгы еллар эчендә сөт терлекчелегенең әүдем үсешен билгеләп үтте. Заманча фермалар бар, шуларның берсе конкурс хуҗалары — «Вафауллин» хуҗалыгы нигезендә уңышлы эшләп килә.

Гадәт буенча ярышларда катнашучылар теоретик белемнәрен, шулай ук гамәли күнекмәләрен дә күрсәттеләр.

Сыер савар алдыннан җиленне стимуляцияләү нинди максаттан башкарыла, сыерлар канына саву процессына комачаулаучы адреналин кайчан керә һәм ни өчен терлекне алдан ук савуга әзерләргә ярамый? Бу теоретик белем тикшерү вакытында бәйгечеләр җавап биргән сорауларның бер өлеше генә. «Теория» артыннан ук иң тизләйтелгән бирем — саву аппаратын сүтеп-җыю булды. Иң җитезләр биремне 3 минут эчендә үтәде. Ярышлар финалында катнашучылар турыдан-туры сыер саву күнекмәләрен күрсәттеләр, бу бәйге «Вафауллин» хуҗалыгының заманча саву залында узды.

Бүләкләү тантанасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов килде, ул конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән берлектә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Нәтиҗәдә, өлкәннәрдән иң күп — 93,66 балл җыеп, машина белән сыер саву операторлары арасында 51 нче республика конкурсының абсолют җиңүче булып Питрәч районының «Шали-Агро» вәкиле Алинә Хәйруллина танылды. Аңа 25 мең сумлык сертификат һәм Илдар Сәлахов Кубогы тапшырылды. Чемпион исеме «Вафауллин» КФХ машина белән сыер саву операторы Зөлфирә Газиевага бирелде, аңа 20 мең сумлык сертификат һәм 1 нче дәрәҗә диплом тапшырылды. Икенче урында — Нурлат районының «Сөләйманов» хуҗалыгыннан Айсылу Даутова (15 меңгә сертификат һәм 2 дәрәҗә диплом), өченче урында — Минзәлә районының «Камский бекон» җәмгыятеннән Рузилә Латыйпова (10 меңгә сертификат һәм 3 дәрәҗә диплом).

Яшь операторлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын — Лениногорск районының «Август-Лениногорск» җәмгыятеннән Румия Дәүләтова,
2 урын — Кукмара районы «Урал» җәмгыятеннән Гөлҗан Сабирова,
3 урын — Алексеевск районының «Родина» колхозыннан Елена Токарева.

Шулай ук Балтач районының «Сосна» җәмгыятеннән иң яшь катнашучы Илзия Гәрәева һәм Лаеш районы «Исмәгыйлева» шәхси оешма вәкиле — терлекчелек тармагында иң зур хезмәт стажы туплаган Любовь Купчихина лаек булды.

Район мәдәният йорты сәләт ияләре һәм иҗат коллективлары ике көн дәвамында чагу чыгышлары белән бәйгечеләрне рухландырды.

Фотода: Ютазы районыннан үз һөнәрләрендә иң яхшылары — «АгроМир» хуҗалыгыннан Рәмзия Камаева һәм «Вафауллин» хуҗалыгыннан Зөлфирә Газиева катнашты.

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев