Фермер Ленар Кәлимуллин җирләрен киңәйткән
Акбаш авылында гомер итүче Кәлимуллиннар династиясе яшелчәчелек белән инде дистә еллар дәвамында шөгыльләнә.
Туксанынчы елларда алар үз кәсепләрен биш гектарда башлый. 2016 елда аларның җирләре 10 гектарга арткан. Әмма бизнесны тулы кыйммәтле итеп алып бару, базардагы үз урыныңны югалтмас өчен бу гына җитми - быел алар янәдән 20 гектар җирне рәсмиләштергән.
- Узган елны без биш гектарда кәбестә, 13 гектарда бәрәңге үстердек. Бәрәңгенең һәр гектарыннан 22 тоннага кадәр уңыш җыеп алдык. Быел исә 20 гектарда бәрәңге, 3-4 гектарда кәбестә, бер гектарга якын җирдә кызыл чөгендер утыртуны күздә тотабыз, - дип планнары белән уртаклашты фермер.
Әлеге агрочараларның барысын да җиренә җиткереп башкару өчен базада булган техника мөмкинлек бирә. Орлыкка бәрәңге запасы да бар. Әйтергә кирәк, фермер бер тапкыр да дәүләт тәкъдим иткән программалардан файдаланмаган. "Без үз көчебезгә таянырга күнеккән", - дип тыйнак кына әйтеп куйган Ленар Кәлимуллин басу уртасында торган тракторында эшен дәвам итәргә ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев