Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермер Рамил Гәрәев хуҗалыгында агротехник таләпләр үтәлә

Бер мең гектарга якын җире булган фермер Рамил Гәрәевның көзге чәчүгә тулаем инкрустацияләнгән орлык белән керешә.

- Быел 226 гектар мәйданда уҗым бодаеның элита сортын чәчүне планлаштырам. Мин аны үзем махсус рәвештә үрчетү өчен 10 гектарда үстердем һәм ул югары уңыш бирде. Бары тик чиста парда гына чәчүне алып барачакбыз. 20 тонна катлаулы минераль ашлама сатып алдык, аны һәр гектарга бер центнер хисабыннан кертүне күздә тотабыз. Ә чәчүгә җомга – изге көнне керешербез, дип уйлап торабыз, - диде “Гәрәев” КФХ башлыгы Рамил Гәрәев.

Сатып алынган минераль ашламаның фермер шәхси ярдәмче хуҗалыгында, җил-яңгырдан саклар өчен, яхшы итеп урнаштырып куйган.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев