Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Гаилә фермасы» программасында катнашып, Вафауллиннар үз эшен үстерә

«Вафауллиннарның гаилә фермасы: яңа бозау абзары, яңа офыклар»

Бик тиздән Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыгы бозаулары “өй котлатачак”: хуҗалыкта 250 баш малга яңа бозау абзары төзелеше тәмамлана, аның гомуми смета бәясе 74 миллион сум тәшкил итә. Сәнәгатьне реконструкцияләү  «Гаилә фермасы» программасы ярдәмендә башкарыла.

Бу заманча терлекчелек комплексы мал башын арттыру һәм терлекләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен яңа офыклар ача. Яңа бина заманча автоматлаштырылган системалар белән тәэмин ителгән: тукландыру һәм эчерү җиһазлары, көйләнелүче микроклимат һәм малларны асрауның яңартылган шартлары бу.  

«Безнең өчен алга зур бер адым бу,  — дип шатлыгын уртаклаша Ансель Вафауллин. — Дәүләт ярдәме һәм “Гаилә фермасы” программасыннан тыш бу проектны тормышка ашыру мөмкин дә булмас иде.  Хәзер киләчәк үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган бездә”.

Бозау абзарын апрельдә файдалануга тапшыру күздә тотыла, һәм яңа комплексның югары үрләр яулау, авыл хуҗалыгы базарында тоткан урынны ныгыту мөмкинлеге бирәчәгендә Вафауллиннарның иманы камил.

Юлия Дәүләтбаева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев