Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңгыр кирәк, барыбызга да яңгыр кирәк!

Хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлары чәчүлекләрнең торышын тикшерү өчен район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин җитәкчелегендә кырларга чыкты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин белән берлектә, чәчү технологиясенең үтәлешен, чәчүлекләрнең торышын бәяләде.

Эш «Таң» җәмгыятенең үзәк юл буенда урнашкан арпа басуын караудан башланды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов билгеләп үткәнчә, аерым урыннарда үсентеләр тигез чыкмаган, шуңа күрә тиешле кайгырту һәм, беренче чиратта, дым кирәк.

Аннары аграрийлар «Уңыш» җәмгыятенең көзге чәчүлекләрен карады. Монда барысы да агротехник кагыйдәләр буенча эшләнгән, кырлар гербицид белән эшкәртелгән. Сабан арышы башак җибәрергә әзерләнә. Яңгырлар булса, бу кырлар яхшы уңыш бирәчәк. «Гәрәев» крестьян-фермер хуҗалыгында да уҗымнар начар түгел, әмма бар тереклек яңгыр көтә. Монда чәчүлекләр тигез шытым биргән, ләкин коры туфрак инде яргалана башлаган. Әйе, чәчүлекләргә яңгыр кирәк. Сәгадәтулла Төхбәтуллин ассызыклаганча, көзге уңышның язмышы шушы 7-10 көн эчендә хәл ителәчәк, чөнки сабан культуралары башак җибәрә башлый. Әгәр бу чорда яңгыр булмаса, игеннәргә бөртек өчен түгел, ә яшәү өчен көрәшергә туры киләчәк. Шуңа күрә һәркем өмет белән әлегә бер генә болыт әсәре дә күренмәгән күккә бакты.

Динар Хәкимов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү тәмамланган.

Силоска кукуруз, карабодай, берьеллык үлән чәчәсе калган. Бер үк вакытта район хуҗалыкларында чәчүлекләрне, пар җирләрен эшкәртү, химик утау эшләре бара. “Аграрийлар өчен ял юк, бер эш тәмамланса, инде икенчесенә керешергә вакыт җитә", - диде Динар Хәкимов.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев