Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Иң яхшы механизаторлар бүләкләнде

Ютазы районы башлыгы районның иң яхшы механизаторларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы Тукай исемендәге җәмгыятьтә оештырылды.

 

Акчалата бүләкләрне Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары Венер Әхмәтҗанов, Рөстәм Абдуллин һәм Марсель Йосыпов алды.

Район башлыгы, кыр эшчәннәрен котлап, авырлыкларга карамастан, фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Соңгы елларда районның агросәнәгать комплексы аграр техника паркын яңартуга зур игътибар бирә. Ютазы районында быел 166 200 мең сумга 25 берәмлек яңа техника сатып алынган. Быелның 8 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 484 478 мең сумга җиткән.

Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлешен җитештерүче кече агробизнес һәм фермер хуҗалыклары үсеш ала бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев