Иске Каразирек авылы җирлегендә сыерларны аталандыру бүген зур оешканлык белән бара
Иске Каразирек авылында күптән түгел генә эшли башлаган модульле ветеринария пункты мөгезле эре терлекне ишле асраучы халыкны бер сөендерсә, ана малларны ясалма орлыкландыру эшенең оештырылуы исә аларга гомумән зур ярдәм булды.
Көтүне үрчетү буенча технолог Фәнүзә Хәсәншина кыска вакыт эчендә утыз башка якын сыерны каплатып та өлгергән. Сүз уңаеннан, Иске Каразирек авыл җирелегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларныда 293 баш сыер асрала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев