Ютазы терлекчеләре җитештерүчәнлекне арттыруга иреште
Узып баручы авыл хуҗалыгы елында сөт савып алу үсеше, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 4 процент тәшкил иткән.
Бу хакта район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов Тукай исемендәге җәмгыятьтә үткән район аграрийлары киңәшмәсендә хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре киңәшмәдә районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләрен үсемлекчелек һәм терлекчелек тармаклары күрсәткечләре белән таныштырды, хуҗалыкларның матди иминлеге турыдан-туры бәйле булган аерым мәсьәләләргә игътибар юнәлтте.
Авыл хуҗалыгы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин үсемлекләрне үстерү чыгымнарына тукталды, көнбагыш һәм карабодай чәчүлекләрен арттыруның мөһимлеген ассызыклады. Шуны да истә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте ул, әлеге культуралар өчен туфракны тирән эшкәртү мөһим. Азык культураларына килгәндә, сүз азык катнашмасы мәйданнарын арттыру, төп азык буларак, рәт араларын эшкәртеп, кукуруз чәчүнең максатка ярашлылыгы турында барды. Гомумән, киңәшмәдә яңгыраганча, чәчүлекләрнең структурасын хуҗалык терлекләрен азык белән ни дәрәҗәдә мөстәкыйль тәэмин итә алуын исәпкә алып эшләргә кирәк. Күпьеллык үлән чәчүлекләренең азлыгын исәпкә алсак, 2 мең гектар арышны сенажга салу максатка ярашлы. Ике агроюнәлешне — үсемлекчелек һәм терлекчелекне алсак, бу юнәлешләрнең икенчесе хуҗалык икътисадының нигезен тәшкил итә.
— Быел апрель, май һәм июнь айларындагы кебек коры җәй, — дип билгеләп үтте Сәгадәтулла Төхбәтуллин, — 1975 елгы корылык елында да, 2010 һәм 2021 елгы эссе елларда да булмады. Апрельдә явым-төшем 11 миллиметр, майда — 20-25, июньдә нибары 4 мм явым-төшем булды. Шул ук вакытта эсселек, 2021 ел белән чагыштырганда, бу өч айда, гомуми суммада, 437 градуска югарырак иде. Бу бик авыр авыл хуҗалыгы елы булды. Әмма район аграрийлары җитештерүнең кирәкле технологияләрен кертү — минераль ашламалар куллану, нәтиҗәле сортлы орлык чәчү, туфракны дөрес эшкәртү нәтиҗәсендә тулы уңышсызлыктан котылып кала алды.
Бу елның тугыз аенда район терлекчеләре 12 655 тонна сөт савып алган. Районның агросәнәгать комплексы хуҗалыклары көн саен якынча 47 тонна (узган елның шушы көненә карата 121%) сөт җитештерә. Җитештерү үсеше районның барлык авыл хуҗалыгы коллективларында күзәтелә. «Уңыш», «И. Нәбиуллин» һәм «А. Вафауллин» хуҗалыкларында сөт тотрыклы җитештерелә, ягъни кискен кимемичә һәм күтәрелмичә.
Иң зур үсеш «АгроМир» һәм «А. Вафауллин» коллективларында күзәтелә (узган елгы дәрәҗәгә карата 110 һәм 123%). Бу хакта терлекчелек буенча белгеч Нелли Миңнуллина хәбәр итте.
— Сүз уңаеннан, республиканың сигез районындагы авыл хуҗалыгы эшчәннәре катнашында узган төбәк семинар-киңәшмәсендә, — дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Динар Хәкимов, — Ансель Вафауллин исеме терлекчелек күрсәткечләре буенча иң яхшылар исемлегендә яңгырады.
Киңәшмә барышында башка әһәмиятле мәсьәләләр дә күтәрелде: маллар арасындагы авыруларны кисәтү, терлекләрне идентификацияләүнең мөһимлеге, терлекчелек биналарын зарарсызландыру, бозауларның авырлыгын арттыру, үрчем алу, сыерларны орлыкландыру өстендә эшләү...
Роза ӘХМӘДИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев