Кече Урыссу авылында урнашкан Тукай исемендәге җәмгыятьтә мал торагы үзгәртеп корыла
Сыерлар абзарын капиталь ремонтлау буенча республика программасында быел икенче елын катнашучы тукайлылар 200 башка исәпләнгән терлекчелек бинасын зурдан кубып үзгәртеп коруга керешкән.
Аның стеналары өр-яңадан өеп менгерелгән, ишек уемнары киңәйтелгән. Яңа евротәрәзәләр һәм ишекләр куелачак, улаклар ясалачак торакта ут һәм су линияләрен дә ясау таләп ителә. Эшкә алынган төзүчеләр бригадасы җитәкчесе сүзләренә караганда, бинаны ремонтлауда бернинди дә проблема юк - бөтен кирәкле төзелеш материалы кул астында. Башкача мөмкин дә түгел - малларны араннарда асрый башлау вакыты хәзер килә дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев