Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар әзерлек сызыгында

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов, җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Азат Мәхмүтов катнашында районның эре авыл хуҗалыгы коллективларында комбайннарны кабул итү узды.

Барлык коллективлар да комбайннарын әзерлек сызыгына куйган. Бу тикшерүчеләр һәм әзерләнүчеләр тарафыннан киңкүләмле, әһәмиятле, зур эш булып тора. Шул ук вакытта ашлык амбарларын да карадылар. Район башлыгы җитәкчеләрнең игътибарын ашлык сакланучы биналарны тиешенчә, нормативларга туры китереп эшкәртү зарурлыгына юнәлтте. Чара барышында авырлыклар белән үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп-алуның мөһимлеге искәртелде. Гомумән алганда, бер коллективта да аерым зур шелтәләр булмады. Шулай да иң яхшы әзерләнгән кыр кораблары Тукай исемендәге һәм “Урал” җәмгыятьләрендә булды.

-Безнең тикшерү нинди дә булса гаеп табу өчен оештырылмады. Зур хуҗалык җитәкчеләре буларак, урак вакытындагы җаваплылыкны сез үзегез дә аңлыйсыз. Техника куркынычсызлыгын үтәгез, игътибарлы булыгыз һәм көн озынлыгыннан файдаланып калырга тырышыгыз, - дип игенчеләргә  киңәшләрен бирде район башлыгы.

Чарада “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев та үзенең теләкләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Тулырак мәгълүмат, фото һәм видео материаллар - киләсе язмаларда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев