Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде 

Комиссия тарафыннан «АгроМир» җәмгыятендәге кыр корабларының ныклыгын тикшерү аларның яңа уңыш өчен көрәшкә әзерлеген күрсәтте.

Әлеге коллективта алты ашлык җыю комбайны әзерлек сызыгына куелган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Назыйм Рәкыйпов һ.б. составындагы комиссия әгъзалары тиешле тикшерү үткәрде, аның барышында төрле җитешсезлекләрнең булу яки булмавы теркәлде. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуга куелган төп таләпләрдән тыш, хезмәтне саклауга һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә дә басым ясалды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ике комбайнда зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланды, алар шунда ук төзәтелде. Берничә комбайнның ныклыгы (герметиклыгы) бик яхшы дип бәяләнде. «АгроМир» җәмгыятендә 2022 елгы урып-җыюда комбайннарда кемнәр эшләячәк соң? Болар Мәүзир Латыйпов, Рамил Касыймов, Ришат Фәррахов, Рәфис Насыйров, Ленар Әхмәтшин һәм Ленарис Кәтиев. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә район уңышында Бәйрәкә ашлыгының өлеш бәяләп бетергесез зур.

«АгроМир» җәмгыятендә 6909 гектар сөрүлек җирләре бар. Киләсе елга сөрүлек җирләре, терлекләр өчен элеккеге җәйге лагерь урынын әзерләү исәбенә, бераз киңәйтеләчәк. Быел пар җирләренә 483 гектар җир бирелә. Тулаем алганда, әлеге хуҗалыкта чәчүлекләр 6426 гектарда, шуның 3605 гектары – бөртеклеләр тәшкил итә. «АгроМир» җитәкчесе Сирин Галиев алда торган уракка җентекләп тукталды. Урып-җыю җиңелләрдән булмаячак. Фаразланган уңыш турында әлегә сөйләргә иртә. Гомумән алганда, агрочарада яңгыраганча, ашлык җыю комбайннарын тикшерү һәм кабул итү механизаторларның ваемсызлыгын күрсәтү максатыннан түгел, ә урып-җыюны тиешле вакытта югалтуларсыз һәм бәла-казасыз башкарып чыгу максатыннан уздырыла. Әлеге коллектив механизаторларына килгәндә исә, Азат Мәхмүтов ассызыклаганча, алар үз транспортларына бик җаваплы карыйлар.

Роза Әхмәдиева

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев