“Кәрәкәшле” җәмгыяте базасында бүген агрономик конференция узды
Язгы кыр эшләре алдыннан зур киңәшмәгә җыелу - район игенчеләре тормышында барлыкка килгән күркәм гадәт.
Бу юлы да аларның эш көне район кырларында игелә торган бөртекле һәм кузаклы культураларның сыйфатын тикшерүдән башланды. Чарада катнашучылар орлыкларның шыту сәләтен дә өйрәнде. Конференциянең теория өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән беррәттән, республика Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та доклад белән чыкты. Агроном-галим елның елга охшап килмәвен, шулай да механизатор алдында туфрактагы дымны югалтмыйча, чәчү кампаниясен кыска агросрокларда башкарып чыгу - беренче чираттагы бурыч булуын тагын бер кат искәртеп, озак еллар дәвамында файдаланудан тәмам алҗыган туфракка өстәмә сый бирү һәм югары уңыш белән тәэмин итүче башка факторлар турындагы бай мәгълүматлы чыгыш тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев