“Нәбиуллин” хуҗалыгы кырында зәб безнең кулларда
Куәтле зур тракторда эшләп карару теләгем күптән инде тынгылык бирми иде. Әлеге теләк мине "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгының Бәйрәкәтамак зонасына алып килде. 1100 гектарда җир сөрергә өлгергән Флүс Гайсин мине үз ярдәмчесе итеп алырга сыкрап булса да риза булды. Нишләмәк кирәк, бөтен кеше дә тракторчы булып тумый, өйрәнермен әле...
Арпа кыры башына К-744 тракторында чыгып туктаган механизатор белән эшне сигез калаклы сабанның болтларын ныгытудан башладык. Биниһая зур һәм шактый гына авыр ачкычларны тоткан кулларым бик кечкенә кебек тоелды. Әмма сер бирергә ашыкмадым - белсәм-белмәсәм дә болтларны борган булдым. Остазым да тәнкыйть итәргә ашыкмавы мине, гомумән, канатландырып җибәрде. Һава торышы яхшы тора, көзнең һәр коры көне кадерле дигән уй белән йөземә эшлекле кыяфәт чыгарып, Флюсне эшне дәвам итәргә ашыктырдым. Икәүләшеп тракторның иркен кабинасы эченә кереп кунакладык. Гөрләп кабынган корыч "ат"ның зур көпчәкләре кырга таба тәгәрәде. Беренче карашка гына җир сөрүнең ние бар диясе килә икән. Чынлыкта исә ул үзе бер фән. Җирбагар белән башта кырның ике башында да борылу полосалары ясап чыктык. Ни өчен кирәк соң ул, дип сораганны да көтмичә, юлдашым: "Ул кишәрлек башында трактор агрегаты буш борылсын өчен калдырыла. Борылыш полосасы булганда, тракторның гидросистемасына да көч килми", - дип аңлатып та бирде. Аннан соң без басуны газоннарга бүлгәләдек. Тулы кыйммәтле итеп җирне эшкәртергә керешкәндә, кояш офыкка таба тәгәри башлаган иде инде. Флюс берничә тапкыр туктап, калакларга ябышкан туфракны кырып төшерде, сабанны көйләнешен күздән кичерде.
- Сабандагы сөрү тирәнлеген көйләүче механизмнар никадәр зур төгәллек белән көйләнә, шуның кадәр туфрак сыйфат белән сөрелә. Кәс-кәс булып катып калган җиргә караганда, көл кебек йомшарып калган туфрак кар суларын да ныграк сеңдерә. Кантар-кантар булып катмаган туфракта язын дым каплату да күпкә җиңелрәк бара. Көзге хезмәт - язгы хөрмәт - ифрат та ачык күңелле булып чыккан остазым телгә дә бик маһир булып чыкты.
Туфракны эшкәртү технологиясе турында сөйләшә-сөйләшә эшләгән арада күз бәйләнә башлаганын сизми дә калганбыз. Мин кайту юлына чыктым... Әйтүе генә ансат. Әйтерсең лә, сабан тагып мин кыр буйлап мин йөргәнмен - җеп өзәрлек тә хәл калмаган иде. Флюс Гайсин исә хезмәтен дәвам итте. Үз җырын көйли-көйли караңгыга кереп югалган тракторның көчле фаралары биредә тормыш дәвам итүен - киләсе ел уңышына нигез салынуын хәбәр итеп, алга юл ярып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев