“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында мул азыклы кышка йөз тоталар
Урал бистәсендә урнашкан "Нәбиуллин" хуҗалыгында терлек азыгы мулдан туплана. Бүгенге көндә хуҗалык механизаторлары 210 гектарда урнашкан люцернаның бер өлешеннән печән җыялар, икенче өлешендә икенче елын гына әле уңыш бирүче үләнне сенажга уралар. 25әр рейс ясаган көннәр бар, быел масса аеруча шәп, дип мактанып алган КамАЗ автомашинасы шоферлары эшләрен дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев