Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда тиздән чәчү эшләре башлана

«Уңыш» хуҗалыгы уҗым культуралары кырларында район игенчеләре чәчү чоры башланыр алдыннан зур сөйләшүгә җыелды.

Авыл хуҗалыклары җитәкчеләренең агросәнәгать киңәшмәсе район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Андрей Борисов җитәкчелегендә узды.

Бу көннәрдә район хуҗалыклары көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, шулай ук дым каплату эшләре белән мәшгуль булды. Берничә коллективта әлеге мөһим чаралар тәмамланган да инде. Шул ук вакытта эшкә яңа керешергә генә җыенган хуҗалыклар да бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәр хуҗалыкка кагылышлы мәгълүмат белән аерым таныштырды. «Русия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы район бүлекчәсенең баш агрономы Гөлнара Җиһаншина билгеләп үткәнчә, уҗым культураларының торышы бик яхшы — кырлар тигез, шытымнар дәррәү калкып килә. Шул ук вакытта киңәшмә барышында әйтелгәнчә, «борын төрткән» чүп үләннәре, аерым алганда солычаны тырмалаусыз, янә дә гербицидлар кулланмыйча җиңеп булмаячак. 

Авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин шытымнарны зарарландыручылар һәм үсентеләргә янаган авырулар белән көрәшкә аерым игътибар юнәлтте. Ул шулай ук чәчүлекләрне оештырганда кузаклылар — кәрешкә, борчак ишеләрне исәпкә алу мөһимлеген ассызыклады. Шул ук азык катнашмасының күп компонентлысын сайлау максатка ярашлы. Ягъни мәсәлән, ул тулы сыйфатлы булырга тиеш: протеинга бай терлек азыгы — мул сөт чыганагы. Аграрийларның чәчү алдыннан зур сөйләшүе терлекчелеккә дә кагыла, әлбәттә. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча белгече Нелли Миңнуллина билгеләп үткәнчә, районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язгы кыр эшләре чорында үсемлекчелеккә төп игътибар юнәлтеп, терлекчелек турында истән чыгармаска тиеш.

— Бүген күп кенә хуҗалыкларда сусылазык бетте, — дип кисәтте ул. — Шуңа күрә сенаж чокырларын чистартуга һәм дезинфекцияләүгә керешергә кирәк. Тармакның уңышы терлекләрнең баш санына, үрчеменә бәйле икәнлеген искәртүнең мәгънәсе юк. Шуңа күрә бу этапта сыерларны орлыкландыру мәсьәләсенә җитди игътибар биреп, терлекчеләр тармакның киләчәген билгелиләр, дигән сүз.

Район башлыгы җитәкчеләр һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы игътибарын азык әзерләү техникасын алга кую кирәклегенә юнәлтте. Нәкъ менә терлекчелек продукциясе күпчелек авыл хуҗалыгы коллективының финанс-икътисади тотрыклылыгын билгели. Шуңа күрә, Аяз Шәфыйгуллин ассызыклаганча, терлекләр санын саклау мәсьәләсенә тулы җаваплылык белән карарга кирәк. Район хуҗалыкларында бу күрсәткеч, сүз уңаеннан, тиешле дәрәҗәдә. Узган ел белән чагыштырганда, районда сөт җитештерү өлкәсендә шулай ук уңай үсеш күзәтелә.

Йомгаклау сүзендә район башлыгы урыннарда хәвефсезлек техникасы буенча инструктаж үткәрүнең, кыр эшләре барышында — чәчүдән алып урып — җыюга кадәр — янгын куркынычын кисәтүнең мөһимлеген искәртте.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев