Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре гыйнвар аена йомгак ясады

«Уңыш» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе, тиешле хезмәт белгечләренең күчмә семинар-киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эше район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов җитәкчелегендә үтте.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык юнәлешләре, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларының эшчәнлеге, коллективларның техник яктан җиһазланыш мәсьәләләре күтәрелде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы республика рейтингы күрсәткечләре буенча җентекле мәгълүмат бирде, игътибарны җитешсезлекләргә һәм аларны хәл итү зарурлыгына юнәлтте. Аяз Шәфыйгуллин 1 гектар сөрүлек җиренә карата акчалата керемнең түбән булу мәсьәләсе буенча районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен тәнкыйтьләде, саннарның республиканың уртача күрсәткечләреннән шактый түбән булуын ассызыклады. Терлекләрнең җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, дип ассызыклады ул.

 Семинар барышында шулай ук сөт һәм ит җитештерү, терлекләрнең артымы һәм үлем очраклары, язгы кыр эшләренә әзерлекне башлау, хезмәтне саклау һәм хезмәтчәннәр өчен тиешле эш шартлары тудыру, малларның баш санын саклау һәм ветеринария хезмәте күрсәтү белән бәйле сораулар тикшерелде.

Семинарның икенче өлеше «Уңыш» җәмгыятенең терлекчелек биналарында узды. Анда район башлыгы яшь терлекләрне һәм сыерларны тоту шартлары белән танышты, тармак белгечләренә үз киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

Тулырак — «Ютазы таңы» газетасында.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев