Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы – хуҗалыкларда

Район башлыгы Рөстәм Нуриев “Кәрәкәшле” һәм “Нәбиуллин” агропредприятиеләрендә булды.

(Ильмира ГАЛИЕВА) “Кәрәкәшле” җәмгыяте фермасына кичке савым вакытында килгән Рөстәм Мидхәт улы сыерлар рационы белән якыннан танышты. Район җитәкчелеген әлеге хуҗалыкта савымның артмавы беренче тапкыр гына борчымый. Бәлкем сыерларның түбән продуктлылыгының сәбәбе яшь терлекне җиренә җиткереп тәрбияләмәүгә бәйледер? Рөстәм Нуриев хуҗалык җитәкчеләренә терлекчелек тармагындагы технологияне тамырдан үзгәртеп корырга киңәш итте.

Чүп үләннәренә каршы химик уталмаудан, рәт аралары эшкәртелмәүдән үсә алмаган кукуруз басуы, әлбәттә, зур борчу уятты. Ә бит хезмәт коллективы алдында кыш чыгарлык терлек запасы булдыру бурычы тора...

“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында да район җитәкчелеге яшь маллар торышы белән якыннан танышты һәм, әйтергә кирәк, бозауларның көрлеге аңарда уңай фикер калдырды. Рөстәм Нуриев республика программасы буенча тергезелә башлаган маллар торагында булды. Ул хуҗалыкта эш куелышыннан, тулаем алганда, канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев