Район игенчеләре уракка әзерләнә
Бүген Тукай исемендәге җәмгыять базасына җыелган район аграрчылары уракка кагылышлы мәсьәләләр турында киңәш-табыш корды.
Кырлада матур уңыш өлегереп килүен исәпкә алганда, аны югалтмыйча үз вакытында, бәла-казасыз җыеп алу өчен эшне дөрес итеп оештыра мәслихәт - җитәкчеләр беренче чиратта менә шушы хакта сөйләште.
Көннең икенче өлешендә алар тукайлылар ремонтлаган ашлык комбайннарының гермитиклаштыру дәрәҗәсен сынады. Аграрчылар икмәк олауларын кабул итүгә үчләү хуҗалыгын һәм ашлык складларын хәзерләү турында киңәшләште. Сүз уңаеннан, алда торган уракка Тукай исемендәге җәмгыять өр-яңа ашлык чистарту һәм киптерү механизмы белән керешәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев